

Хөкүмәт бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга өстәмә рәвештә 11 млрд. сумнан артык акча җибәрәчәк, дип хәбәр иткәннәр Федераль министрлар кабинетының матбугат хезмәтендә. Эш Президентның гражданнарның керемнәрен арттыру турындагы май указын үтәү кысаларында алып барыла. Дәүләт башлыгы бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча барлык параметрлар да катгый үтәлергә тиешлеген ассызыклаган.
Финанслау шулай ук аерым федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре алдында социаль йөкләмәләрне үтәүгә китәчәк.
2023 елда бюджет хезмәткәрләренең, шул исәптән укытучыларның, балалар бакчалары тәрбиячеләренең, колледж педагогларының, югары уку йортлары укытучыларының, мәдәният, фән һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга 36 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
"Башинформ"