Дим буйҙары
+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
ЙӘМҒИӘТ
30 Июнь 2019, 17:01

Урмандарҙы янғындан һаҡлау техникаһы яңыртыла

Башҡортостан быйыл урмандарҙы янғындан һаҡлау өсөн техника яңыртыуға 44 миллион һум йүнәлтәсәк

Башкортстан җитәкчелеге "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында урман янгыннарын сүндерү техникасы белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен агымдагы 83тән 100 процентка кадәр җиткерергә ниятли. Бу хакта республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте.

Башкортстан 2019 елда урманнарны янгыннардан саклау техникасын яңартуга 44 миллион сум юнәлтәчәк, 2024 елга кадәр ел саен шундый ук күләмдә финанслау каралган.

Элегрәк Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урманнарны саклау һәм тергезү идарәсе башлыгы Михаил Козлов хәбәр иткәнчә, янгыннарны сүндерү чараларын сатып алуны финанслау күләме, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 20 процентка арткан. Бюджет акчалары "Экология" гомумдәүләт проекты линиясе буенча бүленә, ул Русия Президенты Владимир Путинның “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указын үтәү йөзеннән эшләнгән.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: